Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 25 март 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Татар егете-2026» төбәк проектына катнашу өчен гаризаләр кабул ителә башлады. Катнашуга Татарстанның барлык районнарыннан 16 яшьтән 35 яшькәчә татар телен белә торган егетләр чакырыла. Бу чара «Гаилә» милли проекты максатларына туры китереп үткәрелеә, аның төп юнәлеше – традицион кыйммәтләрне ныгыту һәм буыннарны берләштерү.

2026 елгы проект Россия халыклары бердәмлеге елына, Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына, Яр Чаллы шәһәренең 400 еллыгына һәм беренче «КАМАЗ» йөк автомобиле чыгарылышының 50 еллыгына багышлана.

Бәйге 2002 елдан бирле үткәрелеп килә. Бу вакыт эчендә анда 1500 егет катнашты. «Татар егете» проекты иҗади сәләтле яшьләрне һәвәскәрләү, милли мәдәни традицияләрне яңадан тергезү һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Катнашучыларга 3 минутка кадәр озынлыктагы видео - үз-үзең белән таныштыру төшерергә кирәк, анда егет үзенең сәләтләре һәм казанышлары белән таныштыра, яраткан эше турында сөйли һәм иҗади сәләтләрен (җыр, шигърият укыту, бию, оригиналь жанр һ.б.) күрсәтә.

Бәйге җиңүчеләре дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчек. Проект финалы апрель аенда Яр Чаллыда узачак.

Гаризаларны 10 апрельгә кадәр монда кабул итәләр.

Дүшәмбе, 23 март 2026, 14:20