Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 25 март 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы халкы 2027 елда төзекләндерергә теләгән парклар һәм скверлар буенча үз тәкъдимнәрен кертә ала.

«Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларындагы «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектының мөһим этабы старт алды. 2027 елда төзекләндереләчәк җәмәгать территорияләрен (парклар, скверлар, яр буйлары, бульварлар һәм башка ял зоналары) билгеләү максатыннан гражданнардан тәкъдимнәр җыю оештырылды. Тәкъдимнәр кабул итү 26 мартка кадәр (шул көнне дә кертеп) дәвам итәчәк.

Тәкъдимнәр электрон рәвештә «Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы»ның махсус «Бергә хәл итәбез. Тавыш бирүләр» бүлеге аша кабул ителә.

Тәкъдим кертү өчен чаллылыларга «Дәүләт хезмәтләре» порталында Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) расланган аккаунт кирәк.

Форманы тутырганда территориянең урнашу урынын күрсәтү генә түгел, ә аны төзекләндерүнең ни өчен кирәклеген нигезләп текст та бирү мәҗбүри (хәзерге торышын тасвирлау, әлеге урынның халыкка кирәк булуын дәлилләү).

Кертелгән тәкъдимнең каралу статусы кулланучы тарафыннан «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетта, «Минем чаралар» бүлегендә («Төзекләндерү өчен территорияләр буенча тәкъдимнәр җыю формасы» карточкасы) күзәтелә.

Җыелган тәкъдимнәр анализланачак һәм 2026 елның 21 апреленнән башланачак йомгаклау рейтинг тавыш бирүенә чыгарылачак. Тавыш бирү нәтиҗәләре 2027 елга уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру муниципаль программасына кертеләчәк объектлар исемлеген билгеләячәк.

Чаллылыларны шәһәр инфраструктурасын үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләүдә актив катнашырга чакырабыз.

Дүшәмбе, 23 март 2026, 10:27