Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 25 март 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр территориясендә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре Габдулла Тукай исемендәге яр буе («Төзүче» стадионы янындагы мәйданчык), ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы мәйданчыкларында узды. Язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрү «Эффектив һәм конкурентлы икътисад» милли проекты максатларына туры килә.

Ярминкә мәйданчыкларына 12 муниципаль районнан 238 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде. Бу 23 млн сумнан артык акча тәшкил итә. 

Шәһәр халкы зур күләмдә ит, йомырка, сөт, яшелчәләр: бәрәңге, суган, кишер һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алды.

Изге Ураза-бәйрәм хөрмәтенә «Төзүче» стадионында Мөслим һәм Сарман районнары көчләре белән чәй өстәлләре оештырылды, анда чәй, коймак һәм бал белән сыйладылар.

Киләсе ярминкәләр 28 мартта билгеләнгән ярминкә мәйданчыкларында узачак.

Шимбә, 21 март 2026, 15:00