Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 25 март 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Конкурс Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2018 елдан бирге үткәрелә һәм гаилә традицияләрен саклау, буыннар арасындагы бәйләнешләрне ныгыту, патриотизм тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Конкурс теләүчеләрнең барысы өчен дә ачык һәм биш яшь төркемендә үткәрелә: 1–4 сыйныф укучылары өчен; 5–8 сыйныф укучылары өчен; 9–11 сыйныф укучылары (18 яшьлек укучыларны кертеп) өчен; 18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен; 18 яшьтән өлкәнрәк физик затлар өчен.

Муниципаль этапка эшләрне кабул итү 23 апрельгә кадәр (шул көнне кертеп) дәвам итәчәк. Конкурс материаллары 15 нче Балалар иҗаты йорты музеенда Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә — рус яки татар телендә кабул ителә. Конкурс турындагы тулы нигезләмә белән ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының һәм ТР Дәүләт архивының рәсми сайтында танышып була.

Сораулар өчен телефон: 8-962-565-52-67 (Татьяна Александровна).

Пәнҗешәмбе, 19 март 2026, 11:15