Автомобиль юллары предприятиесе белгечләре шәһәр юлларында аварияле чокыр ремонтын дәвам итә. Шушы атнада юл эшчеләре Рәис Беляев проспектында, Сөембике проспектыннан Раскольников урамына кадәрге участокта торгызу эшләрен башкарды. Бу участокка Яр Чаллы автомобилисларыннан күп санлы шикаятьләр килгән иде. Моннан тыш, Хәсән Туфан проспектындагы күпердә Машина төзүчеләр урамы ягына, Дуслык халыклары проспектында һәм Титов урамында аварияле чокырлар ремонтланды.
Кичә Автомобиль юллары предприятиесе хезмәткәрләре Икмәк проездында чокырларны төзекләндерү эшенә кереште. Предприятиенең Юлларны ремонтлау һәм төзү департаменты белгечләре искәрткәнчә, хәзерге вакытта автоградта аварияле чокыр ремонты алып барыла һәм ул гадәти ремонттан аерылып тора. Предприятиенең эшчесе Дмитрий Тяжов: «Аварияле чокыр ремонты вакытлыча чара булып санала. Ул юлдагы проблемаларны кыска вакытка бетерүгә юнәлдерелгән. Мондый ремонтның максаты – җитешсезлекләр белән капланган юл өслеген планлы яки капиталь ремонт өчен уңайлы шартлар җиткәнче куркынычсыз хәлгә китерү», – дип аңлата.
Аварияле чокырлар ремонты вакытында рециклер ярдәмендә әзерләнгән асфальт кушылмасы кулланыла. Технология үзенчәлекләре аркасында, аны минуслы температураларда да кулланып була. Ремонтны оештыру гадәти тәртиптә бара: участокка махсус техника һәм хезмәткәрләр чыга, юл ремонты эшләре бара торганлыктан кисәтү билгеләре куела. Асфальт салу алдыннан барлык чокырлар чистартыла, өретелә һәм киптерелә.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 19 март 2026, 11:00



