Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 25 март 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

5 нче шәһәр хастаханәсе табиблары яшь хатын-кызның йөзен саклап кала алдылар. Юлия Шәрипова ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бригадасы тарафыннан кич белән авыр хәлдә китерелә. Табибларга күпсанлы җәрәхәтләрне бәяләргә һәм оператив дәвалау тактикасын сайларга туры килә. Иңәк-йөз хирургиясе бүлеге мөдире Баин Демкин хәбәр иткәнчә, пациентка шунда ук ашыгыч ярдәм күрсәтелә: кан агу туктатыла, йөзендәге ачык яралар тегелә. Аннары кирәкле тикшеренүләр үткәрелә.

«Без бик авыр кыйналу нәтиҗәләре белән очраштык: йөзнең урта өлеше тулысынча диярлек җимерелгән һәм хәрәкәтчән хәлдә, уң күз өске казналык куышлыгына кереп баткан, авыз һәм ияк өлешләре җәрәхәтләнгән, шеш арта барган, маңгай сөяге сынган, теш-казналык системасы зыян күргән – өске казналык авыз куышлыгына таба кысылып кергән, яңак сөякләре һәм борын сынган. Бу йөз скелетының күпсанлы вак-вак ватыклы сынулары булуын күрсәтте», – дип сөйләде хирург.

Оториноларингология бүлеге табибы Алексей Бубякин катнашында консилиум үткәрелә. Берьюлы (симульт) операция ясау турында карар кабул ителә. Йөз скелеты ватыкларын мөмкин кадәр төгәл чагылдырган 3D-баш сөяге моделен ашыгыч рәвештә төзү һәм шәхси титан пластиналар әзерләү кирәк була. Бу хәл турында белгәч, Dental Forte стоматология клиникасы ярдәмгә килә. Баш сөяге моделен һәм пластиналарны теш технигы Илдар Мавлютов әзерләргә булыша.

Табиблар алдында катлаулы бурыч тора: күпсанлы ватыкларны җыю, сөякләрне махсус ясалган пластиналар белән беркетү, сынулар дөрес ялгансын өчен йөзнең урта өлешен тулысынча хәрәкәтсезләндерү.

«Операция 5 сәгать дәвам итте. Пластиналарны урнаштырганда без мөмкин кадәр аз кисемнәр ясадык, бу киләчәктә пластик операцияләр үткәрү мөмкинлеген саклап калу өчен кирәк иде. Без шулай ук бит, авыз куышлыгы һәм борын сизгерлеге өчен җаваплы өч тармаклы нервны саклап кала алдык», – дип уртаклашты Баин Демкин.

Алексей Бубякин сүзләренчә, пациенткага борын формасын торгызу элементлары белән септопластика ясалган һәм борын аша сулыш алу тулысынча яңартылган. Хәзер кыз тернәкләнү уза, физиотерапия бүлегендә Татарстан Республикасының атказанган табибы Фәния Басыйрова җитәкчелегендә реабилитация ала.

Юлия табибларга һәм шәфкать туташларына үзен коткарганнары, игътибар һәм кайгырту күрсәткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Фаҗигадән соң – аның күз алдында ирен үтергәннәр һәм үзенең дә бик авыр җәрәхәтләр алуы – кызга зур психологик ярдәм кирәк булган. ЗЯБ поселогының 17А йортында булган бу хәл республика халкын тетрәндерде: төнге 2дә ир-ат күршесенең кисәтүенә җавап итеп пычак ала һәм аны йөрәгенә кадап үтерә, ә ирен коткарырга омтылган Юлияне аңын югалтканчы кыйный.

Операция бригадасы: бүлек мөдире Баин Демкин; иңәк-йөз хирурглары Диляра Әмирова, Мария Сергеева; ашыгыч ярдәм оториноларингологы Алексей Бубякин; табиб-анестезиолог-реаниматолог Динар Хәлиуллин; операция шәфкать туташлары Алия Зиязетдинова, Ольга Красильникова; анестезист шәфкать туташы Юлия Мөхәммәдиева.

Чәршәмбе, 18 март 2026, 15:29