Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 25 март 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре Фәния Шәрип кызы Кәримова һәм Наилә Гатин кызы Вәлиева котлаулар алдылар.

Фәния Шәрип кызын 94 яшьлек юбилее белән Үзәк районы хакимияте башлыгы урынбасары, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү, территориаль иҗтимагый үзидарәне, территория Советын үстерү бүлеге башлыгы Артур Рәҗәпов котлады. 

Фәния Шәрип кызы Сарман районының Югары Чыршылы авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында эшли. 1955 елда Яр Чаллыга даими яшәү урынына килә, пенсиягә чыкканчы шунда почтада эшли. 

Фәния Шәрип кызы 3 бала үстергән, 1 оныгы, 2 оныкчыгы бар.

Наилә Гатиновнаны 96 яшьлек юбилее белән Үзәк районы хакимияте башлыгы урынбасары Артур Рәҗәпов, шәһәр Советы депутаты ярдәмчесе Дмитрий Альшевский, "ЖилЭнергоСервис" халык идарәче компаниясе генераль директоры урынбасары Ирина Михайлова котлады.

Наилә Гатиновна Чирмешән районының Кара Чишмә авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында Наилә Гатиновна туган авылы колхозында эшли. Сугыштан соң һәм пенсиягә чыкканчы туган авылында эшли. 2005 елда даими яшәү урынына Яр Чаллыга күчеп килә. 

Наилә Гатиновна 4 бала үстергән, 9 оныгы һәм 23 оныкчыгы бар.

Чәршәмбе, 18 март 2026, 09:04