Түбән Новгородның Кстов халыкара спорт академиясендә тхэквондо буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Чара «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Яр Чаллы студенты Полина Казакова югары осталык күрсәтте: шәхси зачетта «хъенгам» дисциплинасында алтын медаль, «спарринг» та алтын медаль һәм «Спарринг стоп — балл»да көмеш медаль яулады.

Полина Казакова - Татарстан Республикасы тхэквондо федерациясе әгъзасы, яшь спортчыларны өйрәтә. Быел Татарстан Республикасы тхэквондо Федерациясе версиясе буенча «Халыкара класслы спорт мастеры» һәм «Елның иң яхшы спортчысы-2025» дигән югары исемгә лаек булды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 17 март 2026, 16:40



