Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 25 март 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә «Камадагы ак шәһәр — кичә белән иртәгә кушылган урын» дип исемләнгән шәһәркүләм квиз-викторинасы узды.

«Заман» яшьләр үзәге тарафыннан, яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән оештырылган интеллектуаль уен ике мөһим датага багышланды — Яр Чаллы шәһәренең 400 еллыгына һәм беренче «КАМАЗ» йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуга.

Уенда 8–11 нче сыйныф укучылары катнашты, алар шәһәрнең мәктәпләре, гимназияләре һәм лицейларыннан 20 команда тәкъдим иттеләр.

Тантаналы музыка астында зал командаларны сәламләде: «Zамба» (2 нче гимназия), «Суворовчылар» (6 нчы мәктәп), «Тарихчылар» (18 нче мәктәп), «Патриотлар» (19 нчы мәктәп), «Дуслык маягы» (24 нче мәктәп), «Мирас» (29 нчы гимназия), «30-7Я» (30 нчы мәктәп), «Белем сакчылары» (32 нче мәктәп), «Эрудитлар» (35 нче мәктәп), «Яшь Чаллылылар» (36 нчы лицей), «Чаллылылар» (45 нче мәктәп), «Хокук белгечләре» (49 нчы кадет мәктәбе), «Йолдыз» (51 нче мәктәп), «Тягачлар» (56 нчы мәктәп), «Калкан» (кадет мәктәбе), «Браинротиклар» (58 нче мәктәп), «Патриотлар» (61 нче гимназия), «Либра» (Кайманов исемендәге кадет мәктәбе), «Ике җиделек» (77 нче гимназия), «Активистлар» (79 нчы лицей-интернат) һәм «Гали Акыш» (84 нче лицей-интернат).

Яшь зирәкләрнең чыгышларын компетентлы жюри бәяләде: ветераннар советының патриотизм комиссиясе рәисе Рәкыйт Абдульманов, «Күңел» радиосы алып баручысы Рината Мөбаракшина, фәлсәфә фәннәре кандидаты, доцент, КИУның Яр Чаллы филиалының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Виктория Нурмөхәммәтова, «КАМАЗ» ААҖның яшьләр советы рәисе урынбасары Ксения Әхмәдзиянова, яшьләр белән эшләү идарәсе белгече Руслан Әхимов, «Заман» яшьләр үзәге директоры Анна Кузнецова.  

Киеренке интеллектуаль көрәш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: Гран-прины 58 нче мәктәп командасы яулады; 1 нче урында — 32 нче мәктәп командасы; 2 нче урында — 2 нче гимназия командасы; 3 нче урында — 77 нче гимназия командасы; 4 нче урынны 24 нче мәктәп командасы алды.

Сишәмбе, 17 март 2026, 11:25