Башкарма комитетта карьера баскычлары ничек эшли һәм ни өчен хакимият органнарында эшләү - меңнәрчә шәһәр кешеләренең тормышын яхшырту өчен мөмкинлек. Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов Казан федераль университетының хокук факультетының 4 курс студентлары белән шуның турында сөйләштеләр.

Очрашу рәсми булмаган атмосферада узды. Яр Чаллы студентлары муниципаль хезмәттә карьера һәм җирле үзидарә органнарының төзелешенә багышланган диалогка чакыру алган беренчеләр булдылар.
Мәктәп укучылары белән охшаш чаралар даими рәвештә үткәрелә – балалар экскурсияләргә киләләр, шәһәр бүлекләре эшчәнлеге белән танышалар, сорауларын бирәләр.

Очрашуны ачып, Фәрид Салахов саннардан һәм структура схемаларыннан түгел, ә үзенең шәхси тарихын сөйләүдән башлады. Ул үзенең хезмәт биографиясен җентекләп сөйләде. Тормышында белгеч һәм ватандаш буларак формалашуда төп рольне түбәндәгеләр уйнаган: гаиләдәге тәрбия, югары уку йортларында уку һәм Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итү. Әлеге комбинация аның карьерасы нигезен формалаштырган.

Искәртеп үтик, бүген Фәрид Салахов Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасында эшләүгә алты ел тула.
Очрашуның төп өлеше җирле үзидарә системасының төзелеше һәм эшләвенә багышланды. Яр Чаллыда өч төп орган гамәлдә, аларның һәрбере үзенең билгеләнгән ролен үти: Шәһәр Советы – вәкиллек органы, биш елга сайланган 45 депутаттан тора, төп норматив карарлар кабул итә, бюджетны һәм үсеш стратегик документларын раслый; Башкарма комитет – башкаручы орган, ул Шәһәр Советының карарларын гамәлгә ашыра һәм шәһәр хуҗалыгы белән идарә итүне тәэмин итә; Контроль-хисап палатасы – бюджет акчалары ничек тотыла, аларның кулланылуның ачыклыгы һәм нәтиҗәлелеген күзәтә торган финанс контроль органы.
«Башкарма комитет шәһәрнең тормышы белән бәйле барлык мәсьәләләрне чишә: торак-коммуналь хуҗалык, транспорт, мәгариф, төзелеш, икътисад, бюджет», – дип билгеләде Фәрид Салахов.
Башкарма комитет җитәкчесе бүлекләр структурасы турында җентекләп сөйләде, аның шәһәр тормышының барлык юнәлешләрен – Башкарма комитет аппаратыннан һәм шәһәр инфраструктурасы идарәсеннән социаль өлкәгә, икътисад бүлекләренә һәм шәһәрнең өч районының: Автозавод, Үзәк һәм Комсомол районнарының территориаль идарәләренә кадәр үз эченә алганлыгын ассызыклый.
Очрашу барышында карьера перспективаларына аерым игътитар ителде: муниципаль вазифалар системасы берничә дәрәҗәгә ия – кече, урта, өлкән (баш), төп һәм югары позицияләр. Алга китү хезмәт стажыннан һәм белемнән генә түгел, ә хезмәткәр эш нәтиҗәләренә дә бәйле.
«Без студентларны даими рәвештә практикага һәм стажировкаларга кабул итәбез. Бу җирле үзидарә органнары эшенең эчтән ничек оешканлыгына карарга яхшы мөмкинлек», – дип ассызыклый спикер, яшь белгечләрне хезмәттәшлеккә чакырып.
Күп студентлар өчен мондый стажировка «мөмкинлек тәрәзәсе» булып тора, югары уку йортында алынган теоретик белемнәр гамәли кыйммәт ала, ә шәһәр өчен – бу, алдагы вакытта Яр Чаллы рәвешен формалаштыручы команданың бер өлеше булырга мөмкин талантлы яшьләрне җәлеп итү мөмкинлеге.

Чыгышның төп өлешен тәмамлап, Фәрид Салахов муниципаль идарәдә уңышлы эшләү өчен кирәк булган төп компетенцияләрне санады: һөнәри сәләтләр, шәхси сыйфатлар, даими үсеш: «Һәрвакыт көчеәә җиткәнчә тырышырга, эшкә батырга, үз тормышыңны контрольдә тотарга кирәк. Хезмәт нәтиҗәләреннән канәгатьлек алырга тиешсең. Эш белән янырга кирәк».
Төп чыгыш өлешеннән соң диалог башланды, анда студентлар Башкарма комитет җитәкчесенә турыдан-туры үз сорауларын бирергә мөмкинлек алдылар. Яшьләр бу мөмкинлекне актив кулландылар: Башкарма комитетта эшкә претендентлар сайлау критерийлары, шәһәрне үстерүнең стратегик планнары, һөнәри тормышка ашыру турында сорадылар. Берничә студент әңгәмәдән соң Башкарма комитетны югары уку йортын тәмамлагач, эшкә урнашу мәйданчыгы итеп сайлый дип билгеләде.
Студентлар куелган барлык сорауларга тулы җаваплар һәм Татарстанның халык саны буенча икенче шәһәрен идарә итүче позициясенә студент скамьясыннан юл үткән кешенең шәхси киңәшен алдылар. Бу очрашулар сериядән беренчеләре булды: киләчәктә югары уку йортлары яшьләре белән диалогларны даими нигездә алып бару планлаштырыла.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 19 март 2026, 11:47



