Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 25 март 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Тула өлкәсенең Алексин шәһәрендә терәк-хәрәкәт системасында авырулары булган кешеләр арасында бочча спорты буеча Россия беренчелеге узды. Чара «Россия Спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Шәхси ярышларда Россия Федерациясенең 19 төбәгеннән 68 спортчы катнашты, алар 8 комплект медаль бүлештеләр. Безнең спортчылар югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтеп, үз категорияләрендә беренче унлыкка керделәр.

Беренчелек медальләре өчен барган тартышта Татарстан Республикасы спортчылары да катнашты һәм түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтте: Элина Мустакимова 4 нче урынны яулады; Рамазан Хуҗин 6 нчы урынга лаек булды; Арина Борисова 7 нче урында; Валерия Воробьева йомгаклау протоколында 11 нче урынны алды.

Барлык спортчылар да «Республика адаптив спорт мәктәбе» тәрбияләнүчеләре. Уңышлы чыгыш тренер-укытучылары Дмитрий Димиев һәм Надежда Чучалинаның тырыш эше ярдәмендә мөмкин булды, алар спортчыларны җаваплы стартларга әзерләделәр.

Бочча — паралимпия спорт төре, атлетлардан югары концентрация, дөреслек һәм стратегик фикерләү таләп итә. Боулингка яки петанкка охшаган дөреслек уенытерәк-хәрәкәт системасында авырулары булган спортчылар өчен адаптацияләнгән; алар инвалид коляскаләреннән файдаланып ярышалар.

Сишәмбе, 17 март 2026, 08:50