Яр Чаллыдан делегация, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, шәһәр мэры Наил Мәһдиев җитәкчелегендә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган «Нәтиҗә бар!» төбәк хисап-программа форумында катнашты. Форумда катнашучылар төбәктә Халык программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен барладылар һәм аның яңартылган версиясе өчен тәкъдимнәр җыйдылар.

Форумда Наил Мәһдиев махсус хәрби операция катнашучылары гаиләләренә ярдәм итү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, бу эш Яр Чаллыда формаль бурыч кына түгел, ә илне саклаучылар алдындагы ихлас җаваплылык:
«Бу безнең өчен бик мөһим мәсьәләләр. Муниципалитет, шәһәр җитәкчелеге, партиянең башлангыч оешмалары, хезмәт коллективлары актив эшли. Бүгенге көндә 1,5 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм махсус хәрби операция зонасына җибәрелде. 5 меңнән артык чаллылылар кулларына корал алып дәүләт мәнфәгатьләрен яклый. Без бу юнәлештә комплекслы эш алып барабыз: федераль ярдәм алудан башлап дәвалану һәм тернәкләндерүгә кадәр.

Шәһәрдән шефлык ярдәме белән тулы йөк автомобиле дә җибәрелде.


Махсус хәрби операция катнашучыларының яңа туган балалары Перинаталь үзәктән чыгару тантаналы рәвештә уза: 100 мең сум күләмендә матди ярдәм һәм бүләк комплектлары тапшырыла. Гаилә кыйммәтләрен ныгыту да мөһим юнәлеш булып кала:
«Беренче тапкыр Тантаналар сараенда Ватан Геройлары көне уңаеннан махсус хәрби операция катнашучылары гаиләләре өчен зур чара узды. Анда “Махсус хәрби операция катнашучысының тормаш хатынына” медальләре тапшырылды», — диде мэр.
2014 елдан бирле миграция хезмәте һәм «Бердәм Россия» партиясе белән берлектә айга ике тапкыр 14 яшьлек яшүсмерләргә паспорт тапшыру тантаналары үткәрелә, аларда махсус хәрби операция катнашучылары һәм гаиләләре дә катнаша.
Яр Чаллыда полковник Шамил Аюпов җитәкчелегендә Махсус хәрби операция ветераннары шәһәр советы төзелде. «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин бүләк иткән «Москвич» автомобиле оешма эшендә ярдәм итәчәк.
Ветераннарны реабилитацияләү һәм тыныч тормышка кайтару юнәлешенә аерым игътибар бирелә: «Батырлар. Татарстан Геройлары» һәм «Абилимпикс» программалары кысаларында яңа һөнәрләр үзләштерү мөмкинлеге тудырыла, «Союзники» үзәге эшкә урнашуга ярдәм итә. «Гаилә кунак бүлмәсе» программасы кысаларында психологик ярдәм күрсәтелә. Патриотик тәрбиягә дә зур игътибар бирелә: 20 мең бала һәм яшүсмер катнашында 350дән артык чара үткәрелгән.
Наил Мәһдиев:
«Һәр сугышчы һәм аның гаиләсе белә — Яр Чаллы янәшә. Без бердәмлек аша авырлыкларны җиңә торган җәмгыять төзибез. Безнең тәҗрибә башка төбәкләр өчен дә үрнәк булыр дип ышанам». Ахырда мэр бу эшкә үз өлешен кертүче һәркемгә рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясенең роле турында болай дип билгеләп үтте: «Без һәрвакыт гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча киң колачлы бурычлар куябыз, кешеләрнең үз-үзләрен гамәлгә ашыруы һәм потенциалын ачу өчен шартларны үстерүгә юнәләбез, үсеп килүче буынга һәм яшьләргә аерым игътибар бирәбез. Туган республикабызны һәм гомумән илебезне үстерүгә юнәлтелгән үзгәрешләр курсын дәвам итү мөһим».

Халык программасының яңа редакциясе ике блокка бүленәчәк: сайлау алды программасы һәм озак сроклы планлаштыру блогы. Озак вакытлы планлаштыру программасы кысалары июнь ахырында узачак Съездда тәкъдим ителәчәк, ә августта биш еллык чорга исәпләнгән халык программасын игълан итү планлаштырыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 16 март 2026, 13:30



