Татарстан башкаласында милли проект «Яшьләр һәм балалар» ярдәмендә «Ел тәрбиячесе‑2026» һөнәри конкурсының финал сынаулары башланды: иң яхшысы исеменә Яр Чаллыдан төрле номинацияләрдә ике педагог көрәшә.

Безнең шәһәрне түбәндәге педагоглар тәкъдим итә: 129 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Вәлиева – «Тәрбияче» номинациясендә катнаша, 11 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ландыш Гиззәтова – «Туган телдә укыту төркеме тәрбиячесе» номинациясендә ярышта.

Һөнәри конкурс ел саен үткәрелә. Ул төбәктә балалар бакчалары системасын камилләштерүгә, педагогларның һөнәри осталыгын күтәрүгә һәм укытучыларның иҗади потенциалын тормышка ашыру мөмкинлекләре булдыруга ярдәм итә.

«Яшьләр һәм балалар» милли проекты яшьләрнең сәләтләрен үстерү һәм үз-үзләрен тормышка ашыру мөмкинлекләре тудыруга юнәлтелгән. Милли проект үзәгендә – мәктәпләр төзү һәм ремонтлау, педагогларның квалификациясен күтәрү, яңа укыту методикаларын булдыру һәм уку өчен уңайлы шартлар тудыру. Милли проект шулай ук дөнья дәрәҗәсендәге кампуслар челтәрен үстерүне һәм «Приоритет 2030» программасы буенча югары уку йортларына ярдәм итүне күздә тота. Яңартылган милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 елдан тормышка ашырыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 16 март 2026, 09:30



