Бүген Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театрында беренче «КАМАЗ» чыгарылуның 50 еллыгына багышланган юбилей почта маркасын тантаналы рәвештә «сүндерү» узды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Россия почтасы» АҖнең «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсенең коммерция эшчәнлеге буенча директор урынбасары Светлана Гришина, шулай ук Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм автогигант вәкилләре катнашты.
Тантананың мактаулы кунагы Санкт-Петербург вице-губернаторы Владимир Княгинин булды. Чара башланыр алдыннан театрның башкарма директоры Рәсим Хәфизов кунаклар өчен экскурсия үткәрде һәм театрда урнаштырылган фотокүргәзмә эшләре белән таныштырды.

«Бу — Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасы өчен әһәмиятле вакыйга. Вакытны туктатып булмый, диләр, әмма без бүген штемпель ярдәмендә тарихның билгеле бер чорын — беренче “КАМАЗ” йөк автомобиле чыгарылуның 50 еллыгын теркәдек.
Мин моны күп тапкырлар әйттем һәм тагын кабатлыйм: теләсә кайсы шәһәр үз территориясендә легендар автогигант булуын бәхет дип санар иде. Мондый бәхет Яр Чаллыга насыйп булды.
КАМАЗ — ул завод кына түгел. Иң элек ул — кешеләр: оста, сәләтле, хезмәт сөючән. КАМАЗ — илебезнең милли бренды, һәм ул безнең шәһәр территориясендә урнашкан», — дип ассызыклады Наил Мәһдиев.
«Безнең өчен “Россия почтасы” партнерыбызның хатлар һәм посылкаларны гына җиткереп калмавы, ә безнең техника кулланучысы булуы да мөһим. Безнең техниканың зур өлеше әлеге компания структураларына җибәрелә, ул көн саен йөкләр ташый. Мондый партнерның конверт һәм марка чыгару инициативасы белән чыгуы — зур хөрмәт», — дип билгеләп үтте Сергей Когогин.
Маркада КАМАЗ-5320 беренче йөк автомобиле, КАМАЗ-65115 базасында юл машинасы, КАМАЗ-6282 электробусы һәм КАМАЗ-54901 сурәтләнгән. Һәр марканың номиналы 50 сум тәшкил итә, тиражы — 36 мең данә.
2.jpg)



Почта маркалары чыгарылу белән беррәттән беренче көн конвертлары да нәшер ителде, Мәскәү һәм Яр Чаллы өчен махсус «сүндерү» штемпельләре әзерләнде, шулай ук картмаксимумнар — марка ябыштырылган һәм беренче көн махсус штемпеле белән «сүндерелгән» открытка формасындагы продукция чыгарылды. Открытка, марка һәм штемпельдәге сурәтләр бердәм тема белән бәйләнгән.
1.jpeg)
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 16 март 2026, 08:15



