Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 25 март 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Инвестицияләр советы утырышы барышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Мастер» Кама индустриаль паркының ике резиденты — «ВБК Восток» һәм «ИДУН КЛАТЧ РУС» компанияләре эшчәнлеге белән танышты. Очрашуда 2025 ел нәтиҗәләре, үсеш планнары һәм тармак өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре каралды.

«ВБК Восток» паркта 2018 елдан бирле эшли. Компания автотранспорт чаралары өчен комплектлаучы детальләр һәм җиһазлар җитештерүгә махсуслашкан. Бу — Россиядә йөк автомобильләре һәм күпчелек ватан җитештерүчеләренең прицеп техникасы өчен диск тормоз механизмнары чыгаручы бердәнбер предприятие.

«ВБК Восток»ның төп заказчылары арасында «КАМАЗ», «ГАЗ», «Урал» автомобиль заводы, «Танар», «УралСпецТранс», «УралАвтоПрицеп» бар. 2025 ел нәтиҗәләре буенча предприятие кереме 350 млн сумнан артып киткән, штатта 45 хезмәткәр эшли.

Наил Мәһдиев караган икенче предприятие — «ИДУН КЛАТЧ РУС» (2018 елдан парк резиденты, 2017 елның 11 августында нигез салынган). Предприятие робот техникасы кулланып автоматлаштырылган җиһазларда сцепление дискларын җыю белән шөгыльләнә. Аның төп заказчылары — «КАМАЗ», «ГАЗ», «РИАТ». 2025 ел нәтиҗәләре буенча компания кереме 360 млн сумнан артып киткән.

Әлеге ике предприятие дә илебездә автокомпонентлар җитештерүне үстерүгә зур өлеш кертә һәм Россиянең эре автомобиль җитештерүчеләре белән кооперация бәйләнешләрен ныгыта.

Индустриаль парклар — әзер җитештерү мәйданчыклары, алар җиһазлар һәм инфраструктура белән тәэмин ителә һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ташламалы шартларда тәкъдим ителә. Мондый парклар компанияләргә продукция җитештерү чыгымнарын киметергә һәм аны базарга тизрәк чыгарырга ярдәм итә. Индустриаль парклар булдыру — «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проектының мөһим юнәлешләренең берсе.

Дүшәмбе, 16 март 2026, 08:30