Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика һәм шәһәр активы белән Татарстанның социаль-икътисадый үсеш йомгаклары буенча төп тезислар белән уртаклашты, шәһәрнең еллык эш нәтиҗәләренә бәя бирде. Барлык кыенлыкларга карамастан, узган ел Татарстан икътисады төп күрсәткечләр буенча тотрыклы үсеш күрсәтте. Бу эштә Яр Чаллы зур роль уйнады. Яр Чаллы Татарстанда тулаем территориаль продукт (ВТП) буенча өченче урында тора — бу күрсәткеч 550 млрд сумнан артып китте. Республиканың барлык сәнәгать продукциясенең якынча 50 проценты шәһәр территориясендә җитештерелә.
«КАМАЗ белән беррәттән, башка берничә предприятие дә уңышлы үсә. Аларның продукциясен безгә ил эчендә генә түгел, аннан читтә дә алга этәрергә кирәк», — дип өстәде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнесны үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте — бу тармакның потенциалы зур. Татарстан Республикасы буенча кече һәм урта эшмәкәрлекнең ВТПдагы өлеше 24,3 процент тәшкил итә, Яр Чаллыда — 34,1 процент: «Яр Чаллы икътисадка лаеклы өлеш кертә. Өстенлекле үсеш территориясен, „КИП-Мастер“ны, Haierны, IT-паркны аерым билгеләп үтәргә кирәк. Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү динамикасын сакларга кирәк».

Яр Чаллы гадәттәгечә белем бирү сыйфаты буенча алдынгылар рәтендә. Шәһәрдә төп фәннәр буенча Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре республикадагы уртача күрсәткечтән югары. Автошәһәр мәгариф учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү юнәлешендә дә актив эш алып бара.
Докладында Рөстәм Миңнеханов шулай ук шәһәр өчен үсеш нокталарына да игътибар итте. Шуларның берсе — Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына салым бурычлары белән эшләү.
Икенчесе — кире элемтә системалары аша шәһәр халкы белән хезмәттәшлек итү. 2024 елда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча 6,5 мең мөрәҗәгать килгән, бу 2023 елдагыдан ике тапкыр күбрәк. Мөрәҗәгатьләрнең 47 проценты идарәче компанияләр эшенә, аерым алганда, кыш көне ишегалларын карап тотуга кагылышлы булган: «Һәр мөрәҗәгатькә оператив җавап бирергә кирәк».
Коммуналь челтәрләрне яңарту юнәлешендә дә зур эшләр көтелә. Узган ел шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы системасында челтәрләр эшендә 461 бозылу теркәлгән. Татарстанда коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләү буенча күләмле республика программасы старт алды. Бу искергән торак-коммуналь челтәрләрне яңарту күләмен 10 тапкырга арттырырга мөмкинлек бирде.
«Бюджеттан тыш акчалар җәлеп итү өстендә дә актив эшләргә кирәк. Бу программа быел да булачак, шуңа күрә шәһәр бу мәсьәләдә үзен актив күрсәтергә тиеш. Уңай мисаллардан Яр Чаллы җылылык челтәрләрен билгеләп үтәсем килә. Үзләренең инвестиция программасы хисабына алар 1,6 млрд сумга 20 чакрым җылылык челтәрен ремонтладылар», — дип билгеләде ул.
Өстенлекле бурыч булып җәмәгать транспортын үстерү кала. Соңгы елларда Яр Чаллыда автобус паркы шактый яңартылды — автошәһәр юлларына заманча «НЕФАЗ» автобуслары чыкты. Шулай да алда трамвай паркын яңарту бурычы тора.
Чыгышы барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының игътибарын Яр Чаллыдагы сәламәтлек саклау идарәсе эшенә, аерым алганда, медицина учреждениеләрен медицина хезмәткәрләре белән тәэмин итүгә юнәлтте. Ул автошәһәрдә үлем-китем дәрәҗәсе Татарстан буенча уртача күрсәткечтән түбән булуын билгеләп үтте.
Татарстан Рәисе күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бүлеп бирү темасына аерым тукталды. Шәһәр хакимиятенә республиканың башка районнары белән уртак эшне көчәйтергә кирәк. Балалы гаиләләргә ярдәм «Гаилә» илкүләм проекты максатлары нигезендә күрсәтелә, ул туу күрсәткечен арттыруга, күпбалалы гаиләләр санын күбәйтүгә һәм аларның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Үсмерләр җинаятьчелеген профилактикалау юнәлешендә дә зур эш таләп ителә. Социаль яктан имин булмаган гаиләләрне һәм хокук бозуга омтылышы булган үсмерләрне иртә ачыклау чараларын көчәйтергә, җинаять кылган өчен җаваплылык турында аңлату эшләре үткәрергә кирәк.
«Сезгә алга таба да уңышлар һәм иң изге теләкләремне җиткерәм. Депутатлар корпусына, предприятие җитәкчеләре командасына зур рәхмәт. Барлык кыенлыкларга карамастан, без планлаштырганнарның барысы да тормышка ашачак дип өметләнәбез!», — дип йомгаклады Татарстан Республикасы Рәисе.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 16 февраль 2026, 11:00



