Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 25 март 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби һәм хезмәт бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлык, кыюлык һәм фидакарьлек өчен «Батырлык өчен» медале белән хәрби частьнең мотоукчы бүлекчәсе командиры, сержант Эдуард Старков һәм мотоукчы полкның гранатометчы ярдәмчесе укчысы, рядовой Марат Шипаев бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсенең кулланучылар базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова бүләкләнде.

Ватан машина төзелеше үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале белән «КАМАЗ» ААҖ хезмәткәрләре — Автомобиль заводының җайлаучысы Геннадий Комендюк һәм Кою заводы участок мастеры Алексей Чулков бүләкләнде.

«Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем Орган залының концерт башкаручысы Эльмира Әхмәтовага бирелде.

Халык сәламәтлеген саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исем Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының профессор Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Марат Мөхәммәдиевка бирелде.

«Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә «ЧЕЛНЫ-ХЛЕБ идарәче компаниясе» финанс директоры Фәнилә Чунтонова лаек булды, ә «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеме Советлар Союзы Герое И. Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбе директоры Эльмира Шәриповага бирелде.

Энергетика өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган энергетигы» дигән мактаулы исем «Татэнерго» АҖ филиалы — «Яр Чаллы җылылык электр үзәге» цехы начальнигы Вячеслав Левинга бирелде.

Дүшәмбе, 16 февраль 2026, 11:01