Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 25 март 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яшьләр үзәкләре 2025 елда өч меңнән артык чара уздыруын хәбәр итте Шәһәр Советының алтынчы утырышында Наил Мәһдиев. Яшьләр үзәге «Орион» һәм яшүсмерләр клубы «Проспект» капиталь ремонтланды. Планда – яңа микрорайоннарда клублар ачу.

Мөһим юнәлеш – яшүсмерләрне эшкә урнаштыру. 2025 елда 1 483 студент хезмәт отрядларында эшләгән, шул исәптән «КАМАЗ» производстволы отрядында.

Хәрби-патриотик хәрәкәтләр («Юнармия», «Алдынгылар хәрәкәте» ) актив рәвештә үсеш ала. Волонтерлык эше популяр.

Ватан сакчысы елында мәдәният оешмалары меңнән артык чара уздырды. Грант ярдәме белән 28 проект ярдәмендә оешмаларның матди базасын яхшырту мөмкин булды. Балалар сәнгать мәктәбе һәм Курчак театры ремонтланды. Мәдәният объектларын ремонтлау буенча эш дәвам иттереләчәк дип ассызыклады Наил Мәһдиев:

«Быел Сара Садыйкова исемендәге концерт залын, 2 нче балалар музыка мәктәбен ремонтлау планлаштырыла. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, сезгә һәм безнең республикабыз Мәдәният министрлыгына бу проектларны Яр Чаллыда гамәлгә ашыруга күрсәтелгән ярдәм өчен зур рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез».

Шәһәр халкының 68% системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнә. ТР Спорт министрлыгы белән берлектә спорт мәктәпләренең матди базасы яхшыра. Мэр шәһәргә Волейбол үзәге, ябык катоклар һәм «Витязь» спорт мәктәбенең ремонтын тәмамлау кирәклеген ассызылады. Физкультура һәм массалы спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, халыкны спорт объектлары белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү «Спорт Россия» дәүләт программасы максатларына туры килеп башкарыла.

Дүшәмбе, 16 февраль 2026, 09:44