Шәһәр Советының алтынчы утырышында Наил Мәһдиев сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди‑техник базасын ныгыту юнәлешендә системалы эш дәвам итүен билгеләп үтте:
«Сезнең ярдәмегез белән, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, бөтен Закамья халкы өчен мөһим булган Йогышлы авырулар хастаханәсендә киң колачлы ремонт тәмамланды. Ашыгыч медицина ярдәме станциясендә, Кама балалар медицина үзәгендә, балалар шәһәр поликлиникаларында да ремонт эшләре үткәрелде. Берничә карамактагы учреждениедә медицина җиһазлары яңартылды».

Быел 2 нче шәһәр хастаханәсе һәм суд‑медицина экспертизасы бинасына капиталь ремонт үткәреләчәк. Яңа 5 нче шәһәр хастаханәсе проекты өстендә эш дәвам итә.
Бүген Яр Чаллыда, шул исәптән органнар трансплантациясе, иң катлаулы операцияләр ясала. Кадрлар мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. Соңгы елларда шәһәргә 646 табиб эшкә килгән, шуларның 101е – 2025 елда. Аларга грантлар бирелә (республикадан – 800 мең сум, шәһәр бюджетыннан – 500 мең сум) һәм хезмәт торагы тәкъдим ителә. Бурыч – кадрлар җәлеп итү эшен көчәйтү.
Яр Чаллы мәктәп укучылары һәм укытучылары республика һәм бөтенроссия олимпиадаларында, конкурсларда даими рәвештә югары нәтиҗәләр күрсәтә. 2025 елда «Замелекесье» микрорайонында 1224 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп ачылды, бу өченче сменаны бетерергә мөмкинлек бирде.
Ике мәктәптә һәм җиде ашханә блогында капиталь ремонт үткәрелде, 2026 елда тагын дүрт мәктәпне һәм алты ашханә блогын ремонтлау планлаштырыла. Гомумән алганда, тагын 11 мәктәпкә һәм 57 балалар бакчасына капиталь ремонт кирәк.
Һөнәри белем бирү системасы үсә. 2026 елда КФУ студентлар кампусы төзелешен башлаячак: беренче объект – 1082 урынлык тулай торак булачак.
Яр Чаллы студентлары 2025 ел нәтиҗәләре буенча һөнәри осталык чемпионатларында уңышлы чыгыш ясап, 224 медаль яулады. «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларындагы «Профессионалитет» программасы һөнәргә тизрәк керергә һәм уңышлы карьера төзи башларга омтылучы яшьләр өчен уникаль мөмкинлекләр тудыра.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 16 февраль 2026, 09:42



