Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 25 март 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2025 елда социаль объектларны һәм инфраструктураны төзүгә һәм капиталь ремонтлауга 18 миллиард сумнан артык акча җәлеп ителде. 26 күп фатирлы йорт төзелде, нәтиҗәдә 4 400 гаилә яңа фатирлы булды.


Арендалы йортлар проектына аерым игътибар бирелә, аның нәтиҗәсендә 895 камазчы гаилә торак шартларын яхшыртты.

Күпбалалы гаиләләрне җир участогы белән тәэмин итү аерым контрольдә тора. 9 539 мохтаҗ гаиләдән 4 365е участок алган. 2026 ел өчен бурыч – тагын 4 990 гаиләне җир белән тәэмин итү дип билгеләде Наил Мәһдиев:

«Без тугыз муниципаль район җитәкчеләре белән күп балалы гаиләләргә бирү өчен җир участокларын формалаштыру буенча конструктив эш алып барабыз. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Прокуроры Альберт Суюргуловка, Татарстан Республикасы Тикшерү комитеты җитәкчесе Валерий Липскийга, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына, үз коллегаларыма – муниципаль районнар башлыкларына – безнең уртак продуктив эшебез өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Без хәзерге елда да бу эшне актив дәвам итәбез».

2025 елда 118 күп фатирлы йорт капиталь ремонтланды, ә быел тагын 96сын ремонтлау планлаштырыла. Инженер челтәрләрен яңарту өчен 2025 елда 1,77 миллиард сум юнәлтелде.

Шәһәр төзекләндерүгә карата яңа караш формалаштыра, карарлар кабул итүгә халыкны актив җәлеп итә. 2025 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча 79 ишегалды ремонтланды, 2026 елда тагын 68 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Яр буе паркы һәм Фикрәт Табиев исемендәге яр буйларын үстерү буенча эшләр дәвам ителәчәген хәбәр итте.

Дүшәмбе, 16 февраль 2026, 09:36