Үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын арттыру максатыннан 12 февраль көнне 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе эшмәкәрләр өчен «Бердәм ачык ишекләр көне» оештыра.
Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 14 йорт, 3 нче кат адресы буенча идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә консультацияләр бирәчәкләр.Кабул итү (8552) 32-06-78 телефоны аша алдан язылу буенча башкарыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 9 февраль 2026, 10:30



