Ул Алмазия һәм Ришат Бәдриевларның дүртенче баласы. Бүген Кама балалар медицина үзәгендә сабый белән аның әнисен тантаналы төстә өйләрнә озаттылар. Бәдриевларның шатлыгын уртаклашырга әти-әниләре, туганнары, дуслары гына түгел, ә Чаллы хакиме Наил Мәһдиев тә килде.
Чаллы хакиме Наил Мәһдиев гаиләне шатлыклы вакыйга белән котлап, изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды. Сабыйга һәм әнисенә ныклы сәламәтлек теләде. Шулай ук «вакыт капсула» сын калдырды. Илфат аны 18 яше тулгач ачып укыячак. Бәхетле әти Ришат Бәдриев үзенең һәм хатынының күпбалалы гаиләдән булуын әйтте. Хәзер бу гаиләдә ике кыз һәм ике малай үсә. 


При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 9 февраль 2026, 12:55



