Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 4 февраль 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Энергетик» мәдәният сараенда Яр Чаллы шәһәренең 400 һәм беренче «КАМАЗ» зур йөк автомобиле чыга башлауга 50 ел тулган юбилейлар елын ачу тантанасы узды. Чарада Чаллы хакиме Наил Мәһдиев, Татарстан муниципалитетлары җитәкчеләре, беренче төзүчеләр, автогигант ветераннары һәм башка шәһәрләрдән килгән кунаклар катнашты.

Чара  Чаллы шәһәренең 400 еллыгына багышланган юбилей почта маркасын «сүндерүдән» башланып китте. Бу гамәлдә «Россия почтасы» АҖ «Татарстан почтасы» ФПС коммерция эшләре буенча директор урынбасары Светлана Гришина катнашты. Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, «Энергетик» мәдәният сараенда бу чараны үткәрү символик: нәкъ менә монда, беренче төзүчеләр заманында, шәһәрнең хәзерге тарихы башланган иде.

Бәйрәм кунакларын Чаллының үткәнен һәм киләчәген берләштергән зур күргәзмә каршы алды.

Чаллы хакиме Наил Мәһдиев автокала үсешенә зур өлеш керткән, хезмәт батырлыклары куйган кешеләр алдындагы котлау чыгышын шәһәрнең данлы тарихыннан башлады.

Кама буена елышкан Яр Чаллы шәһәрендә элек- электән булдыклы, җитеш тормыш итәргә теләгән кешеләр яшәгән. Ничә гасырлар элек үк биредә заманы өчен алдынгы предприятие- элеватор төзеп куйганнар. Шундый эшлеклелек гасырлар буе дәвам иткән. Инде шәһәрнең бүгенгесе данлыклы КАМАЗ предприятиесенә барып тоташа.

Тантанада шәһәрнең сәнгать осталары һәм иҗат коллективлары катнашында зур концерт дәвам итте.

Пәнҗешәмбе, 29 гыйнвар 2026, 22:30