Чаллыда «И борынгы, и яшь...» дип исемләгән масштаблы әдәби бәйгегә әсәрләр кабул итү тәмамланды. Әлеге бәйге Чаллының - 400, беренче КАМАЗ йөк машинасы чыгуга 50 ел тулуга багышланган. Чаллының мәдәният идарәсе башлыгы Румиль Кәрамиев әйтүенчә, Россиянең төрле төбәкләреннән: Башкортостан, Татарстан, Ростов өлкәсе, Мәскәү һәм башка яклардан татар һәм рус телләрендә моңарчы бер кайда да басылмаган 78 әдәби әсәр килгән. Аның 28е - проза, 50се поэзия жанрында. 44 хезмәт рус, 34е татар телендә язылган.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллин җитәкчелегендәге жюри «сукыр уку» яисә авторларның исеме псевдоним яисә сан белән күрсәтелгән, форматында хезмәтләрне бәяли.
Бәйгегә февраль ахырында нәтиҗә ясала.
Җиңүчеләргә премия бирелә. Иң яхшы роман язучыга - 300 мең, иң яхшы повест ь язучыга - 200 мең, шигырьләр циклы авторы 150 мең сум акча биреләчәк.
Бәйгедә җиңгән әсәрләрне туплап китап чыгару һәм аны зур залда тәкъдир итү кичәсе уздыру да планлаштырыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 22 гыйнвар 2026, 12:19



