Бу хакта матбугат конференциясендә билгеле булды. Февраль аенда Чаллыда масштаблы спорт чаралары: «Татарстанның чаңгы юллары», милли көрәш буенча Бөтенроссия бәйгесе һәм Салаватның хәйрия автоузышлары уза.
Физкультура һәм спорт идарәсе башлыгы Ренат Әхмәтшин әйтүенчә, кышкы спорт сезоны чаңгы ярышлары белән башланып китә. Ул 7 февральдә Яр буе паркында була. Анда 5 меңләп кеше катнашыр дип көтелә.

«Чаңгы ярышлары - спорт кына түгел, ул Професмионалларны һәм чаңгыда шуарга яратучыларны берләштерә торган кышның бизәге», - диде матбугат конференциясендә Ренат Әхмәтшин.

Старт рәсми төстә 11 сәгатьтә башлана. Дистанция төрле категорияләргә төрлечә. Мәсәлән, балалар бакчаларына йөрүчеләр өчен - 400 метр, спортчыларга 3,5 км.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 22 гыйнвар 2026, 12:24



