Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 4 февраль 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мәгариф өлкәсе объектларына капиталь ремонт программасы буенча 54 нче гимназиядә һәм Яр Чаллы сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен 88 нче мәктәптә капиталь ремонт ясалды. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Мансур Фәттахов хәбәр итте.


Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Чаллы хакиме Наил Мәһдиев ярдәме белән шәһәрнең яңа торак территорияләрен үзләштерүдә заманча алымнар кулланыла, алар кирәкле социаль һәм инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин ителә.

Мәсәлән, «Мәгариф» милли проекты кысаларында «Мәләкәс» аръягы торак районының 22 нче микрорайонында укучылар өчен 1 224 урынга исәпләнгән 39 нчы күп профильле мәктәп үз ишекләрен ачты.

«Яр буе» торак районының 35 нче микрорайонында православие гимназиясе файдалануга тапшырылды.

Дүшәмбе, 19 гыйнвар 2026, 08:35