Тантаналар сараенда Яр Чаллы шәһәренең медиаөлкәсендә эшләгән вәкилләрен бүләкләү тантанасы узды. Чаллы хакиме Наил Мәһдиев Россия матбугаты көне белән котлады.

Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен «ТАТМЕДИА» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы грамотасы белән бүләкләнде: компьютер версткасы операторы һәм «Челнинские известия» редакциясе офис-менеджеры Ольга Елистратова, «Челнинские известия» газетасының баш мөхәррир урынбасары Валентина Шистерова.


Намуслы хезмәтләре, һөнәри эшчәнлегендәге казанышлары өчен Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәте белән бүләкләнде: «Чаллы-биз» креатив директоры Кирилл Бәхтин, «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясе хәбәрчесе Яна Вальдю, «Шәһри Чаллы» ның җаваплы мөхәррире Гүзәл Габдуллина, Р.С. Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе пресс-секретаре Анастасия Дмитриева, «Беренчеләрнең хәрәкәте» белгече Ирина Циденкова.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 13 гыйнвар 2026, 14:10



