Спорт һәм мәдәни чаралар Чаллыда зур кызыксыну уятты. «Вәгъдәләр йөгереше» спорт чарасы традицион чарага әверелде. Анда 500 дән артык кеше катнашты.

Яр буе паркында «Рождественский спринт» дип исемләнгән чаңгы ярышлары узды. Ярышларда 200 дән артык спортчы катнашты.

Мәктәп каникуллары вакытында Алабуга, Казан, Мәскәү шәһәрләренә 50 дән артык экскурсия оештырылды. 420 бала профиль сменаларында ял итте.

Кышкы көннәрне күңелле һәм файдалы итеп уздырыр өчен 48 шугалак, 13 корт эшли.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 12 гыйнвар 2026, 08:30



