Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 4 февраль 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яңа ел бәйрәмнәренә 25 мең кеше килде. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов хәбәр итте.

Яңа ел бәйрәмнәренә багышланган чаралар тәмамлану ягында, соңгылары 13 гыйнвар көнне «Энергетик» мәдәният сарае каршында һәм Азатлык мәйданында уза.

Декабрь азагыннан алып Яр Чаллы шәһәрендә чаллылылар һәм шәһәр кунаклары өчен күңелле программалар үтте. Чаллы хакиме Наил Мәһдиев Яңа ел бәйрәмнәрен оештыручыларга рәхмәт белдерде.

«Яңа ел чараларын оештыруда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәсем килә. Күп санлы мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте хезмәткәрләре, иҗат коллективлары әлеге чараларны әзерләүгә зур өлеш кертте. Аларның барысына да намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм», — дип ассызыклады ул.

Әтиләре МХО зонасында һәлак булган 9 бала Россия Президенты чыршысында катнашты. Республика елкасына 300 балалар барды. Алар арасында уку алдынгылары, олимпиада, бәйгеләрдә җиңүчеләр.

Кышкы көннәрне күңелле һәм файдалы итеп уздырыр өчен 48 шугалак, 13 корт эшли.

Дүшәмбе, 12 гыйнвар 2026, 08:10