Ул хакимияттә узган 2025 елда башкарылган эшләр турында сөйләде. Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, шәһәр инвестицияләр һәм инфраструктураны үстерүне дәвам итә, Җиңү истәлеген саклый һәм хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәмне көчәйтә.


Чаллыда шулай ук автогигант хезмәткәрләре өчен аренда торагын төзү дәвам итә. Шулай ук күпбалалы гаиләләргә җир участогы бирү дә алга китеш бар. 9514 гаиләнең 4365е җир участогы белән тәэмин ителде. 5 149 гаилә чиратта тора.

Күппрофильле 5 нче хастаханәгә яңа бина төзү буенча эш дәвам итә. Аныд өчен Чулман проспектында «Адымнар» гимназиясе һәм ипподром арасында 6 гектар җир участогы бүлеп бирелде.

Чаллыда 39 нчы яңа мәктәп төзелде. «Орион» яшьләр үзәге, ике мәктәп, 7 мәктәп ашханәсе капиталь ремонтланды.

Шулай ук Яшьлек проспекты, Орловская, Маршал Жуков урамнары, Боровецк күпере капиталь ремонтланды.

Чаллы хакиме Наил Мәһдиев бу эшләрнең кешеләр тормышын яхшырту өчен башкарылуын ассызыклап үтте.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 29 декабрь 2025, 09:10



