Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 4 февраль 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы хакиме Наил Мәһдиев гадәттән тыш хәлләрне, бетерү, кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссия утырышында катнашты.

Россия Эчке Эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарә башлыгы урынбасары Раил Нәҗмиев яңа ел бәйрәмнәрендә җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү турында чыгыш ясады. 

Бәйрәмнәрне үткәрү вакытта җәмәгать тәртибен  балигъ булмаганнар белән эшләү подразделениеләре хезмәткәрләре, участок полицияләре, шулай ук ирекле җәмәгать тәртибен саклаучылар саклый. Чаллыда 25 нче декабрьдән махсус янгынга каршы режим кертелгән, ул 11 нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Бу хакта Россия  гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе янгын-коткару федераль хезмәтенең 15 нче янгын-коткару отряды башлыгы Алмаз Мифтахетдинов хәбәр итте.

31 декабрь көнне «Азатлык» мәйданында шәһәрнең үзәк чыршысы янында бәйрәм тантанасы була.

Янгын чыгуга каршы махсус режим чорында куркынычның 1-3 классындагы пиротехник эшләнмәләрне (бенгаль утларыннан, хлопушкалардан тыш) сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 м ераклыкта, торак-коммуналь хуҗалык, кешеләр күпләп җыела торган объектлар, күпфатирлы торак йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта урнашкан территорияләрдә куллану тыела.

Җомга, 26 декабрь 2025, 13:27