Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 4 февраль 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы хакиме Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутатлары һәм җитәкчеләр «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булды. 

Алар ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы» дип исемләнгән акциясе кысаларында балаларга бүләкләр тапшырды.

«Сезнең белән бергә үзебез өчен дә, күңел өчен дә бик мөһим эш эшлибез. «Асылташ» приюты ул безнең шәһәрнең үзенчәлекле учреждениесе. Без монда яңа ел алдыннан балаларга тагын бер кат олыларның янәшә булуларын, ярдәм итәргә әзер булуларын әйтү өчен килдек. Барыгызны Яңа ел белән котлыйм», — диде Чаллы хакиме Наил Мәһдиев.

«Балалар Яңа елга үз теләкләрен язды. Без аларга кадерле бүләкләр тапшырдык. Балаларның хисләре, күзләрендәге шатлык, елмаюлары битараф калдыра алмый», — диде Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов.

«Асылташ» приюты балаларга һәм гаиләләргә ярдәм итеп, «Гаилә» илкүләм проектын тормышка ашыруда актив катнаша.

Җомга, 26 декабрь 2025, 08:45