Чаллыда «Яңа ел казы» дип аталган бәйрәм алды тематик ярминкәләр шәһәрнең өч мәйданчыгында – Габдулла Тукай исемендәге яр буенда «Төзүче» стадионы каршында, ипподром территориясендә һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә оештырылды. Ярминкәләрдә Тукай районы авыл җирлекләреннән фермерлар катнашты.

Комсомол районындагы ярминкә мәйданчыкларында Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов һәм Тукай муниципаль районы башлыгы Камил Нәҗмиев булды.

Чаллылылар сыер ите, дуңгыз ите, үрдәк, каз, яшелчә, йомырка һәм башка продукцияне бәйрәм табынына актив сатып алды.

Ярминкәләр 21 декабрь көнне дә була. Узып баручы елның соңгы ярминкәләре 27, 28 декабрьдә расланган өч ярминкә мәйданчыгында узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 20 декабрь 2025, 14:00



