Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 4 февраль 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрдәшләрне якынлашып килүче Яңа ел белән Чаллы хакиме Наил Мәһдиев котлады. 

«Бүген иң көтелгән гаилә бәйрәме. Без Яңа ел чыршысын ачу өчен Азатлык мәйданында җыелдык. Яңа ел — ул яңа өметләр. Яр Чаллы шәһәре өчен бу ел - юбилей елы. 2026 елда без Яр Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел тулуны һәм беренче йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуны бәйрәм итәбез», — дип ассызыклады Чаллы хакиме.

Аннары шәһәребезнең сәнгать әһелләре шәһәрдәшләребезне искитмәле концерт номерлары белән куандырды. 

Искәртәбез, Азатлык мәйданында бәйрәм программасы чаллылыларны 31 декабрьдә дә көтә.

Җомга, 19 декабрь 2025, 19:00