Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 4 февраль 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Тантаналар сараенда 12 чаллы парын каршы алдылар. Чарада Чаллы хакиме Наил Мәһдиев һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты.

«Сез ныклы, игелекле һәм тату гаиләләр генә булдырмадыгыз — сез бөтен шәһәребез өчен әхлакый нигез дә салдыгыз. Нәкъ менә шушы ныклы, яхшы фундаментта хәзер яңа гаиләләр үсә, балалар һәм оныклар туа. Без бергә яшәүнең 50, 55, 60 еллыгы кебек матур даталарны читләтеп үтә алмадык. Без сезгә, беренче төзүчеләргә зур хөрмәт белән карыйбыз. сезгә зур рәхмәт әйтәбез», – котлады Чаллы хакиме.

Рөстәм һәм Изилә Алиулловлар гаиләсе ярты гасыр бергә бәхетле тормыш алып бара.


Җомга, 19 декабрь 2025, 12:00