Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 6 февраль 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

2025 елда Яр Чаллы шәһәренең җирле үзидарә органнарында гражданнар тарафыннан язмача җибәрелгән һәм шәхси кабул итүдә алынган 15876 мөрәҗәгать карап тикшерелде.

Мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан:

7 568е – язмача мөрәҗәгатьләр, шул исәптән электрон рәвештә – 4 477, шәхси кабул итүдә – 2 693, «Кире элемтә платформасы» системасы аша 5 615 мөрәҗәгать алынды.

Шәһәр Хакиме һәм Башкарма комитет Җитәкчесе адресына 9 720 кешедән 211 коллектив мөрәҗәгать керде.

1105 мөрәҗәгать уңай хәл ителде, 112 мөрәҗәгать ведомство буйсынуындагы оешмаларга җибәрелде, калган мөрәҗәгатьләр буенча аңлатмалар һәм рекомендацияләр бирелде.

Үзләренең социаль хәлен күрсәтүчеләрнең составы түбәндәге категория гражданнарга бүленә:

- эшләүчеләр - 345;

- пенсионерлар - 270;

- эшмәкәрләр - 52;

- хезмәткәрләр - 46;

- хуҗабикәләр - 37;

- эшсезләр - 23;

- укучылар - 17;

- интеллигенция - 9;

- социаль хәлен күрсәтмәүчеләр – 6 769.

Мөрәҗәгать итүчеләр арасында үзенең льготалы категориягә ия булуын күрсәтүчеләрнең күпчелеге: күп балалы гаиләләр – 1 791, инвалидлар – 101, хәрби хәрәкәт ветераннары – 28.

Гражданнардан кергән язмача мөрәҗәгатьләрне анализлау шуны күрсәтә, шәһәр халкы өчен түбәндәге мәсьәләләр аеруча актуаль саналган:

- җирдән файдалану – 2357;

- торак-коммуналь хуҗалыгы – 1829;

- транспорт хезмәте күрсәтү – 715;

- төзелеш – 405;

- махсус хәрби операция белән бәйле мәсьәләләр – 377;

- мәгариф һәм мәктәпкәчә тәрбия бирү – 299;

- торак өлкәсе – 251;

- социаль тәэмин итү – 243;

- юл хуҗалыгы – 237;

- сәламәтлек саклау – 174;

- хезмәт һәм мәшгульлек – 111;

- сәүдә һәм кулланучылар хезмәте – 114;

- законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү – 114;

- финанс өлкәсе – 94;

-элемтә мәсьәләләре – 48.

Шәхси кабул итү хакимият органнарының гражданнар белән кирәкле аралашу формасы булып кала. 2025 елда 2693 кеше нәкъ шул формадан файдаланган. Шәһәр Хакиме һәм Башкарма комитет Җитәкчесе тарафыннан 287 чаллылы кабул ителде.

1112 мөрәҗәгать буенча чаралар күрелде, хакимият органнарына мөрәҗәгать иткән 1581кешегә аңлатмалар бирелде.

Гражданнар һәр атнаның сишәмбе көннәрендә түбәндәгечә кабул ителә:

- шәһәр Хакиме, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары, Башкарма комитет Җитәкчесе тарафыннан: Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Академик Рубаненко бульвары, 7 йорт адресы буенча шәһәр Хакименең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе урнашкан бинада, 16.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр;

- шәһәр Хакиме ярдәмчесе (халык белән эшләү буенча) тарафыннан: Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Академик Рубаненко бульвары, 7 йорт адресы буенча шәһәр Хакименең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе урнашкан бинада көн саен, шимбә һәм якшәмбедән кала 08.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ял 12.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр.

  • Районнар хакимияте Башлыклары тарафыннан:

1. Автозавод районы – Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Шамил Усманов урамы, 112 (49/09) йорт адресы буенча, 2 этаж, 201 кабинет, 14.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр;

2. Комсомол районы – Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил исемендәге проспект, 56 (ГЭС пос., 8/7) йорт адресы буенча, 2,5 этаж, 251 кабинет, 14.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр;

3. Үзәк районы – Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре Энтузиастлар бульвары, 11 (3/08) йорт адресы буенча, 3 этаж, 301 кабинет, 14.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр;

- Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасарлары, идарә башлыклары тарафыннан – Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Хәсән Туфан проспекты, 23 йорт адресы буенча, 14.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр.

Җирле үзидарә органнарында гражданнарның бер генә мөрәҗәгате дә игътибарсыз калмый.

Кергән мөрәҗәгатьләрнең мониторингы көн саен уздырыла, мөрәҗәгатьләрне үз вакытында карап тикшерү контрольдә тотыла, үтәү дисциплинасы буенча анализ ясала.

Җирле үзидарә органнарына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрдә бәян ителгән мәсьәләләр компетенция кысаларында оператив рәвештә хәл ителә.

Мөрәҗәгать итүче һәр кешегә гамәлдәге законнар нигезендә язмача җаваплар һәм аңлатмалар бирелә.


Җитәкче:

Иванова Светлана Ивановна

Гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

2019 елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2020 елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2021 елның 9 аенда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2021 елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2021 елның 1 кварталында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2021 елның 1 яртыеллыгында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2022 елның 1 кварталында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2022 елның 1 яртыеллыгында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2022 елның 9 аенда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2022 елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2023 елның 1 кварталында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2023 елның 1 яртыеллыгында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2023 елның 9 аенда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат 

2023 елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2024 елның 1 кварталында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2024 елның 1 яртыеллыгында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2024 елның 9 аенда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2024 елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2025 елның 1 кварталында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2025 елның 1 яртыеллыгында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2025 елның 9 аенда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2025 елда гражданнардан кергән мәрәҗәгатьләр турында мәгълүмат


Четверг, 22 января 2026, 18:14