1996 елның 21 декабрендәге 159-ФЗ номерлы Федераль закон.docx
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 4 апрелендәге 397 номерлы Карары
2013 елның 12 гыйнварындагы 8-ЗРТ номерлы Законы.docx
ТР Министрлар Кабинетының 2017 елның 21 мартындагы 169 номерлы Карары.docx
ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының 2020 елның 11 мартындагы 369-20 номерлы Приказы.docx
3.1 O_vkliuchienii_v_spisok_(dlia_saita).pdf
3.2 O_siertifikatie_(dlia_saita).pdf
3.3 Bukliet_o_vkliuchienii_v_spisok.pdf
3.4 Bukliet_o_siertifikatie.pdf
«Ятим балалар» категориясендәге, 23 яшенә җиткән затлар торакка сертификат ала алалар. Бу хокук РФ Хөкүмәтенең 2023 елның 21 декабрендәге 2227 номерлы Карары белән регламентланган. Сертификат алуга заявканы РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша www.gosuslugi.ru/648561/1/form , «Торак урын сатып алу өчен түләү» вкладкасын сайлап һәм аңа исемлек буенча документлар теркәп җибәрергә кирәк. Сертификат акчалары хисабына Россия Федерациясе территориясендә фатир яки йорт сатып алырга мөмкин. Иң мөһиме — торак яшәү өчен яраклы булырга тиеш. Акчаларны шулай ук фатир алу өчен булган заемны срогыннан алда каплау өчен дә файдаланырга мөмкин. Сертификат алуга претендентларга аерым таләпләр куела:
* Хөкем ителмәве яки алдан уйлап кылынган җинаяте өчен суд эше кузгатылу факты булмау
* Психик авырулары яки алкоголь, яки наркотик бәйлелекләре булмау
* Салымнар һәм җыемнар, башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлары булмау
* Банкротлыкны тану факты булмау
* Авыр тормыш ситуациясен кичерү өчен уңайсыз хәлләрнең булмавы
* Даими керем булу.
Россия Федерациясе субъектларының вәкаләтле башкарма органнары өчен ата-ана каравыннан мәхрүм калган ятим балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча белешмәлек «Балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау үзәге» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе сайтында (https://frcopeca.ru) урнаштырылган.
