Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 25 март 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Яр Чаллыда беренче «КАМАЗ»ның 50 еллыгына багышланган марка чыкты- дәвамын укырга
Наил Мәһдиев «КАМАЗ»ның беренче йөк машинасы чыгарылуының 50 еллыгы белән котлый- дәвамын укырга
Чаллыда юбилей елында 400 нче бала дөньяга аваз салды- дәвамын укырга
Бергәләп хәл итәбез
Кар чистартылмаган, юлда чокырлар, фонарь янмыймы? Проблемага юлыксагыз — хәбәр итегез!
Яр Чаллыда 25 мартка һава торышы Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-5˚, аязганда -8˚ тәшкил итәчәк. Көндез максималь температура +4..+8˚. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык, аерым урыннарда көчле. Сишәмбе, 24 март 2026, 15:15

Яр Чаллыда «Язга каршы» дип исемләнгән чара узды Программа үзенең төрлелеге белән сөендерде: кунаклар әйлән-бәйлән җырларына бастылар һәм милли уеннар уйнадылар уйнадылар, парларда биеделәр, язны һәм кояшны чакырдылар, милли костюмнарын тәкъдир иттеләр. Сишәмбе, 24 март 2026, 13:30

Туберкулез: Яр Чаллыда хәл тотрыклы, ләкин профилактика кирәклеге кире кагылмый Бүген Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көн бу йогышлы авыруның куркынычлыгына игътибарны җәлеп итүгә багышланган. Сишәмбе, 24 март 2026, 10:45

Яр Чаллы педагоглары һөнәри осталык конкурсларының финалына чыктылар Яр Чаллыны конкурс мәйданчыгында 11 педагог тәкъдим итте. Бәйге нәтиҗәләре буенча аларның 10ы финалга чыкты, ә җидесе призерлар һәм лауреатлар исәбенә керде. Сишәмбе, 24 март 2026, 10:14

Наил Мәһдиев махсус хәрби операция зонасында булды Шәһәр мэры Татарстан делегациясе белән сугышчыларга кирәк-яраклар һәм җиһазлар тапшырды, шулай ук Россия Герое Сергей Чебнев һәйкәлендә булды. Сишәмбе, 24 март 2026, 09:00

Рекордлы 177 гариза: Яр Чаллыда «Студентлар язы – 2026» старт ала Программада: музыка, хореография, театр, оригиналь жанр һәм журналистика. Жюри катнашучыларның осталыгын бәяләячәк, ә иң яхшылары 10 апрельдә гала-концертта чыгыш ясаячак. Сишәмбе, 24 март 2026, 08:34

«Китап маҗаралары: А-дан Я-га»: Яр Чаллы халкын фестивальгә чакыралар 26 мартта, җомга көнне, 10нан 14 сәгатькә кадәр Шәһәр үзәк китапханәсе Яр Чаллы халкын һәм кунакларын Бөтенроссия балалар китабы атнасына багышланган «Китап маҗаралары: А-дан Я-га» фестиваленә чакыра. Дүшәмбе, 23 март 2026, 15:30

Яр Чаллыда 24 мартка һава торышы Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-10˚ тәшкил итәчәк. Көндез максималь температура +6..+11˚, урыны белән +12˚ кадәр. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык. Дүшәмбе, 23 март 2026, 15:20

Яр Чаллы яшьләре өчен «КАМАЗ»ның Визит-үзәгенә экскурсия оештырылды Визит-үзәктә предприятиенең үсеш этаплары һәм коллективның иң зур уңышлары турында сөйләгән фоторәсемнәр, макетлар һәм интерактив күргәзмәләр тәкъдим ителә. Экскурсия катнашучылары экспонатларны карап кына түгел, ә куллары белән дә тоеп карый алдылар, бу мәгълүматны яхшырак кабул итүгә ярдәм итте. Дүшәмбе, 23 март 2026, 14:50

Яр Чаллы егетләрен «Татар егете-2026» конкурсында катнашырга чакыралар Катнашуга Татарстанның барлык районнарыннан 16 яшьтән 35 яшькәчә татар телен белә торган егетләр чакырыла. Дүшәмбе, 23 март 2026, 14:20

Чаллылылар 2027 елда төзекләндерү өчен парклар һәм скверлар тәкъдим итә ала Җыелган тәкъдимнәр анализланачак һәм 2026 елның 21 апреленнән башланачак йомгаклау рейтинг тавыш бирүенә чыгарылачак. Тавыш бирү нәтиҗәләре 2027 елга уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру муниципаль программасына кертеләчәк объектлар исемлеген билгеләячәк. Дүшәмбе, 23 март 2026, 10:27

Нияз Билалов Тбилисидә узган «Зур Шлем» турнирында көмеш медаль яулады «Олимпия» олимпия резервы спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Нияз Билалов 100 кг авырлык категориясендә бик яхшы нәтиҗә күрсәтте һәм почет пьедесталының икенче баскычына күтәрелде. Дүшәмбе, 23 март 2026, 08:49

Яр Чаллыда 23 мартка һава торышы Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-6˚, аязганда -9˚ кадәр. Көндез максималь температура +4..+9˚, урыны белән +12˚. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән көчле бозлавык. Якшәмбе, 22 март 2026, 20:00

Яр Чаллыда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды Шәһәр халкы зур күләмдә ит, йомырка, сөт, яшелчәләр: бәрәңге, суган, кишер һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алды. Шимбә, 21 март 2026, 15:00

Яр Чаллыда 22 мартка һава торышы Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-5˚, урыны белән -8˚ тәшкил итәчәк. Көндез максималь температура +4..+8˚. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән көчле бозлавык. Шимбә, 21 март 2026, 13:33