«2025 ел эшмәкәре» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Чарада Чаллы хакиме Наил Мәһдиев катнашты.

Ул үзенең чыгышында эшмәкәрләрнең шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүләре турында сөйләде. Аларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте һәм җиңүчеләргә бүләк тапшырды.

Сергей Антипов – «Бизнес-персона», Рөстәм Гәрәев – «Социаль-җаваплы бизнес», Сергей Сарапулов – «Уникаль продукт», Ренат Гарифуллин – «Бизнес-инновация», Евгений Ивлев – «Бизнес-успех», Рамил Гыйззәтуллин – «Тотрыклы үсеш», Лилия Васильева – «Маркетинг алымы», Светлана Гомберг – «Хатын-кыз эшмәкәр», Елизавета һәм Дмитрий Ефимовлар «Гаилә эшмәкәрлеге» номинациясендә җиңү яулады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 18 декабрь 2025, 14:30



