Чаллы хакиме Наил Мәһдиев Н.Н. Бурденко исемендәге хәрби клиник госпитальдә булып кайтты. Ул анда дәваланучы хәрбиләр белән очрашты.


Чаллы хакиме Наил Мәһдиев хәрбиләрне дәвалаучы сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте.

Ул очрашуда катнашты һәм госпиталь территориясендәге медицина хезмәте ветераннары һәйкәленә чәчәкләр салды.
Хезмәттә аерлып торган хәрби хезмәткәрләр Равил Әхмәтшин, Россия Геройлары ассоциациясе президенты, генерал-полковник Владимир Шаманов һәм Чаллы хакиме Наил Мәһдиев кулыннан Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр алды.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 6 декабрь 2025, 16:56



