Бүген Шәһәр Советының өченче утырышында Башкарма комитет җитәкчесе сайланды. Фәрид Салахов Башкарма комитет җитәкчесе булып эшләгән биш елда башкарылган эшләр турында чыгыш ясады.

Әлеге вазифага ике кандидатура: гамәлдәге җитәкче Фәрид Салахов һәм «Автомобиль юллары» муниципаль унитар предприятие җитәкчесе Илья Черкашин дәгъва кылды.

Депутатлар күпчелек тавыш белән Фәрид Салаховны Башкарма комитет җитәкчесе итеп сайлады. Чаллы хакиме Наил Мәһдиев аны Башкарма комитет җитәкчесе булып сайлануы белән котлап, эшендә уңышлар теләде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 3 декабрь 2025, 15:18



