Чаллы хакиме Наил Мәһдиев бүген махсус хәрби операциядәге ир-атның баласын һәм хатынын Кама балалар медицина үзәгеннән өенә озату тантанасында катнашты.
3.jpeg)
Римма һәм Андрей Илендеевларның уллары туды. Алар балага Арсений исеме кушты. Бәләкәчне каршы алырга абыйсы Савелий, туганнары, дуслары килде.
1.jpeg)
Чаллы хакиме Наил Мәһдиев гаиләне әлеге мөһим вакыйга белән котлады. Ул Римма ханымга 100 мең сум акча һәм бүләкләр тапшырды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 1 декабрь 2025, 11:30