Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 5 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Биш елда Яр Чаллы шәһәрендә юллар ремонтлауга 9,7 млрд сум акча тотылды. Бу турыда дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вильданов хәбәр итте.

2025 ел эчендә бу максатларга 4,5 млрд сум акча бүлеп бирелде. 2025 елда Чаллы белән Тукай районын тоташтыручы Боровецк күпере, Яшьлек проспекты капиталь ремонтланды. Бу –  шәһәрнең 400, беренче КАМАЗ йөк машинасы чыгуга 50 ел тулуга зур бүләк булып тора. 

Моннан тыш, Орлов боҗрасыннан КАМАЗ проспектына кадәр Машинатөзүчеләр урамы, Магистральная, Орловский, маршал Жуков урамы капиталь ремонтланды.

Дүшәмбе, 24 ноябрь 2025, 08:20