25 ноябрь көнне 9 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр Россия Федераль салым хезмәтенең Яр Чаллыдагы инспекциясендә салым түләүче физик затлар өчен «Ачык ишекләр» көне үткәрә.
Салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк.
Салым хәбәрнамәләрен алуның һәм аларны түләүнең уңайлы һәм тиз ысулларыннан файдаланырга була. Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен шәхси кабинет» интернет-сервисы һәм «Госуслуги» порталы аша. Онлайн-сервислардан тыш, салым хәбәрнамәсен күп функцияле үзәкләрдә алырга мөмкин.
Салымнарны шулай ук банк бүлекчәләрендә, банк терминаллары, банкларның мобиль кушымталары яки «Россия почтасы» бүлекчәләре аша түләргә мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 20 ноябрь 2025, 15:13