Мәләкәс арьягындагы яңа мәктәп тиздән укучыларны кабул итәчәк. Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов яңа мәктәпне карап чыкты.

Уку һәм өстәмә белем алу өчен биредә уңайлы шартлар тудырылды. Физика һәм хезмәт дәресләре бүлмәләре заманча җиһазланды, актлар залына цифрлы мультмедиа системасы урнаштырылды. Җиде спорт мәйданчыгы һәм 600 урынлы ашханә бар.

Яңа мәктәп башкалардан музее белән аерылып тора. Ул тарих-туган якны өйрәнү музее, яңа мәктәп коллективы һәм «Форт-Диалог» компаниясе белән берлектә эшләнде.

Яңа мәктәпне 7 ноябрьдә ачарга планлаштыралар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 22 октябрь 2025, 15:19



