Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезнең хезмәтегез аркасында безнең автокалабыз елдан-ел матурая. Сез шәһәрнең иминлегенә һәм үсешенә нигез саласыз. Яшьлек проспектына, Орловская, Маршал Жуков, Магистральная, Машиностроительная урамнарына, Боровец күперенә капиталь ремонт ясалды. «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектында һәм Татарстан Республикасы Рәисенең «Безнең ишегалды» программасында катнашу безгә меңләгән чаллылының тормышын уңайлырак итәргә мөмкинлек бирә.

Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек телим. Хезмәтегез һәрвакыт лаеклы бәяләнсен, ә сезнең кул белән төзелгән юллар кешеләргә озак еллар хезмәт итсен.

Якшәмбе, 19 октябрь 2025, 08:00