Бүген ипподромда, «Төзүче» стадионы каршындагы мәйданда һәм «Южный» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтте. Барлыгы 730 тонна азык-төлек китерелгән иде.
Анда Тукай, Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Аксубай һәм башка районнардан килгән авыл хуҗалыгы уңганнары, Чаллының азык-төлек җитештерү һәм эшкәртү предприятилеәре сәүдә итте.
Чаллылылар тавык, сыер ите, йомырка, сөт ризыкларын, яшелчәләрне күпләп алды.
25 октябрьдә шул ук урыннарда ярминкәләр була.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 18 октябрь 2025, 13:13



