Бүген Чаллы хакиме Наил Мәһдиев, шәһәр хакимияте җитәкчеләре, депутатлар, активистлар белән бергә Россия Герое Сергей Чебнев исемендәге скверда агачлар утыртты.

Чарада Геройның әнисе Ольга Чебнева катнашты. Чаллы хакиме аңа скверның эскизын күрсәтте һәм аның фикерләрен сорады.


Бу сквер якташыбызның батырлыгы истәлеген саклый торган ял итү зонасы булып торачак.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 18 октябрь 2025, 12:20