Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле мәктәпкәчә белем бирү укытучылары!

Кадерле тәрбиячеләр һәм барлык балалар бакчалары хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре Көне белән котлыйм! 

Бу көн бик үзенчәлекле. Сезнең эшегез белем һәм тәҗрибә генә түгел, ә чынлап олы йөрәк, чиксез сабырлык һәм балаларга ихлас мәхәббәт тә таләп итә.

Сез өйрәтеп һәм тәрбияләп кенә калмыйсыз. Сез булачак шәхес нигезләрен саласыз, дуслашырга, тоярга һәм аңларга өйрәтәсез. Кешенең нинди булып үсүе, нинди гражданин булачагы сезнең кайгыртучанлыгыгызга һәм игътибарлылыгыгызга бәйле. 

Яр Чаллы шәһәрендә мавыктыргыч, сизгер, иҗади профессионаллар эшли. Һәрберегезгә үз эшегезгә тугрылыгыгыз, балалар өчен җылылык, мәхәббәт, уңайлылык һәм иминлек атмосферасы тудыра белүегез өчен рәхмәт белдерәм. 

Ветераннараннарга аерым рәхмәт белдерәм. Сез үзегезнең иң яхшы елларыгызны һөнәргә багышладыгыз һәм берничә буын тәрбияләнүчеләр өчен үрнәк булдыгыз. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек телим. 

Бәйрәм белән!

Шимбә, 27 сентябрь 2025, 08:00