Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллы шәһәрендә Өченче буын университетында яңа уку сезоны башланды. Социаль проект шәһәрдә инде 17 ел рәттән тормышка ашырыла һәм шәһәрдәшләрнең өлкән буын вәкилләре арасында популярлык казана. 

Яңа уку елы башлануга багышланган тантаналы чарада Чаллы хакиме Наил Мәһдиев катнашты. 

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге проектны «Россия пенсионерлары берлеге» иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлекчәсе оештыра.

Өченче буын университетында компьютер грамоталылыгы, финанс грамоталылыгы, бакчаны төзекләндерү, хокукый белемнәр, рәсем ясау, биергә өйрәнү юнәлешләре һәм башкалар буенча курслар уздырыла.

Җомга, 5 сентябрь 2025, 12:34